Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5 класс (рус тркеме) эш пр - копия.doc
Скачиваний:
10
Добавлен:
09.11.2019
Размер:
368.13 Кб
Скачать

Лексик-грамматик минимум

  1. Сан, тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчаларын ялгау тәртибен гамәли үзләштерү: апа+лар+ым+ны; дәфтәр+ләр+егез+гә.

Искәрмә: туганлык атамаларында тартым кушымчасы тамырдан соң ялгана: әни+ем+нәр+не.

  1. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен кабатлау.

  2. Алмашлыкларның җөмлә төзүдә куллану үзенчәлекләрен белү. ( Бу- абыем. Аның исеме- Марат.) Татар һәм рус телләрендә аларның охшашлыгы һәм аермаларын аңлап үзләштерү.

  3. Берлек һәм күплек сандагы тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Тартым кушымчасы мәгънәсенең рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен белү.

  4. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән кулланып, җөмлә калыплары төзергә өйрәтү: барырга кирәк, алырга ярый, сөйләргә тиеш, әйтергә мөмкин. Бу калыпның рус теле белән охшашлыгына басым ясау.

  5. Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану күнемәләрен ныгыту.

  6. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне зат һәм сан белән төрләндереп, сөйләм оештыру өстендә эшләү.

  7. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең (-ыр, -ер, -р )зат-сан, барлык-юклык формасы белән төрләнүен үзләштерү.

  8. Баш һәм юнәлеш килешләрен таләп итүче бәйлекләрне танып белергә һәм сөйләмдә файдаланырга күнектерү.

  9. Ас, өс, ал, урта, ян сүзләреннән ясалган бәйлек сүзләрнең мәгънәсен, русчага тәрҗемә итү үзенчәлекләрен һәм кулланышын гамәли үзләштерү. Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләрен урынлы куллана белү.

  10. Бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә кебек кереш сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре белән танышу.

  11. Татар сөйләмендә актив булган урын, вакыт рәвешләрен дөрес кулланырга өйрәтү.

  12. –даш/-дәш, -таш/-тәш (сыйныфташ, юлдаш); -лык/-лек ( дуслык, күзлек); -кыч/-кеч (баскыч, төзәткеч) кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәрнең; кушма сүзләрнең( аккош, озынборын); парлы сүзләрнең (ата-ана, карт-коры, бала-чага) мәгънәләренә төшендерү.

  13. Бу, шул, теге алмашлыкларының килеш формаларын истә калдыру.

  14. Җөмләнең баш кисәкләрен табарга, аларны төрле сүз төркемнәре белән белдерергә һәм рус теле белән чагыштырырга өйрәтү.

  15. Хикәя, боерык, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәнү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

1.Тыңлап аңлау

Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү;

дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

2. Диалогик сөйләм

Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү( һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш).

3. Монологик сөйләм

Гади җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп һәм сүзләрне җөмләдә дөрес урнаштырып, хәбәрләмә төзи белү;

җөмләләрне эзлекле урнаштырып, күренешләрне һәм вакыйгаларны тасвирлау;

лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү( җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү;

яттан өйрәнелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү.

4.Уку

Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап уку;

тексттагы төп мәгълүматны аерып әйтү;

таныш булмаган сүзләрнең, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

5.Язу

Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру;

лексик тема буенча хикәя яза алу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү;

грамматик биремле диктантлар язу.