Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5 класс (рус тркеме) эш пр - копия.doc
Скачиваний:
10
Добавлен:
09.11.2019
Размер:
368.13 Кб
Скачать

Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңлаган текстның эчтәлеген тулаеп аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик,3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән барлык сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диологик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән текст буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән текст буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә үңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрненең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диологик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән материал буенча диолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән текст буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән текст буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән текст буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әөтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Уку

Сыйныфлар

Кычкырып уку

Сүзләр саны

V

VI

VII

VIII-IX

X-XI

60-65

65-70

75-80

80-85

90-95

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик хаталарны бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда “2”ле куела.